Шимбә көнне, 7 март көнне , Район мәдәният йортының иҗат составы Шеланга авыл мәдәният йортында 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты үткәрделәр.
Чара «Логика кайда» интерактив уен форматында узды. Һәр иҗади номер алдыннан тамашачылар зашифацияләнгән рәсемнәр буенча киләсе чыгышның нинди булачагы турында җавап бирергә тиеш иделәр. Тамашачылар алдында Ксения Анохина, Алия Григорьева, Камил Тимербаев, Александр Алексеев һәм «Ассорти»хореография коллективы чыгыш ясады.
Тамашачылар Югары Осланнан килгән кунакларны зур канәгатьләнү белән каршы алдылар һәм саубуллаштылар, аларның иҗатларын Шеланга авыл мәдәният йорты сәхнәсендә тагын бер кат күрергә теләк белдерделәр.
Күчмә концертлар һәрвакыт кызыклы: бу аралашу һәм яңа тамашага яраткан концерт номерларын күрсәтү мөмкинлеге дә.