Яр буе Морквашы авыл җирлегендә яшәүче тыл ветераны Николаева Ксения Ильиничнага " 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медале тапшырылды. Ксения Ильиничнаны котларга Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Сергеевич Тимиряев килде.
Ксения Ильиничнага истәлекле бүләк тапшырдылар, нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.