Бадминтончыларның уңышлары

2020 елның 10 марты, сишәмбе

7 март көнне Кама Тамагы штпда «ТРның Бадминтон өметләре» дигән зона ярышлары булып узды. 6 муниципаль районнан 100гә якын спортчы әлеге турнирның финал өлешенә чыгу өчен көрәште.  

Югары Ослан спорт мәктәбе бадминтончылары уңышлы чыгыш ясадылар. Алар ярышларның финал этабына 3 медаль һәм биш урын яуладылар. Руслан Кадыйров һәм Никита Корнев – 2 урын, ә Камилә Мөхетдинова үз яшь төркемнәрендә 3 урын яуладылар.  

Спортчыларыбызны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International