2019-2020 елларда Татарстан Республикасында үткәрелә торган чаралар планын үтәү кысаларында, Балачак унъеллыгы кысаларында, «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Без төрле - без тигез» дигән мөмкинлекләре чикле балалар өчен клубның чираттагы дәресен үткәрде.
Клубның төп максаты - мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә ЭБРУ техникасы ярдәмендә адаптация ресурсларын һәм иҗади потенциалны үстерүгә юнәлдерелгән ярдәм оештыру.
"ЭБРУ - фантастик сынлы техника. Аның ярдәмендә рәсем ясый белмәүче бала да матур образлар тудырырга мөмкин.
Су белән манипуляция балаларны таң калдыра, алар игътибарларын тупларга өйрәнә. Балага образ ясау өчен билгеле бер схемалар көчләп тагылмый, ул үзе иҗат итүче, шул ук вакытта балалар карашы да кушыла, - ди гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Эльвира Сафиуллина.