Эшлекле дүшәмбе

2020 елның 10 марты, сишәмбе

Бүген Югары Ослан муниципаль район Советының актлар залында район башлыгы Марат Зиатдинов оешма һәм предприятие җитәкчеләре белән традицион «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсен үткәрде.

«Үз Геройеңны сөйлә» акциясе кысаларында «Бердәм Россия» партиясенең Югары Ослан җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Янтыкова Ф.Бөек Ватан сугышында катнашкан якын туганнары турында сөйләде.

Аннан соң:

-    Мөнәсипов Р. Р. - Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, торак – коммуналь хуҗалык, элемтә һәм энергетика буенча беренче урынбасары 1 апрельдән 30 майга кадәр торак пунктлар территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык үткәрү турында;

-     Смирнов А. А.  – "Югары Ослан үзәк район хастаханәсе»нең  баш табибы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек барышы: ветераннарны диспансерлаштыруда, медицина тикшерүләрендә, стационарда, сәламәтләндерү акцияләрендә катнашуны тәэмин итү, ветераннарның өйләренә барып йөрүләре, "мобиль сырхауханә" эше турында,

-     Абдуллина Г. Г. – Югары Ослан муниципаль районының мәдәният бүлеге начальнигы - ветераннар өчен палаталарны төзекләндерү эше, хезмәт коллективының акцияләрдә катнашуы, «Буыннар хәтере – киләчәк байлыгы»
халык иҗаты фестиваленә әзерлек; район предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре арасында «Буыннар хәтере
– киләчәк байлыгы» халык иҗаты фестиваленең III сайлап алу этабын үткәрү графигы турында сөйләделәр.

Чыгышлар нәтиҗәләре буенча җаваплы затларга йөкләмәләр бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International