Район башлыгы мөрәҗәгате

2020 елның 30 марты, дүшәмбе

Хөрмәтле Югары Ослан халкы һәм кунаклары! Яңа коронавирус йогышы таралуны кисәтү максатыннан Махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде. Барыгызны да әлеге хәлгә җаваплы карарга чакырам! Урамга азык-төлек, дарулар сатып алу өчен генә чыгарга тырышыгыз.

Ышаныгыз, хәзер иң куркынычсызы – өйдә булу! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Исегезгә төшерәбез, районда азык-төлек, ялгыз һәм өлкән яшьтәге кешеләргә дарулар китерү мәсьәләләре буенча ☎ 2-23-55 «кайнар линия» телефоны эшли.

Шалтырату кабул итү вакыты:
эш көннәрендә 8.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр, төшке аш 12.00 дән 13.00 сәгатькә кадәр.

Хөрмәт белән, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International