«Россиядә эш" порталында ничек гариза бирергә?

2020 елның 13 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә яңа коронавирус йогышы таралуны булдырмау максатыннан халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 2020 елның 30 апреленә кадәр гражданнарны шәхси кабул итү туктатылды.

Гражданнарга туры килә торган эш эзләүдә ярдәм итү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү турындагы гаризаларны теркәү электрон формада башкарыла.

Электрон формада гариза гражданин тарафыннан «Россиядә эш» гомумроссия вакансияләр базасы мәгълүмати-аналитик системасының шәхси кабинетында тутырыла .trudvsem.ru.

Гражданнарга дәүләт хезмәтен рәсмиләштерү буенча Инструкция белән танышу һәм гаризаны электрон рәвештә бирү өчен сылтама буенча узарга кирәк https://trudvsem.ru/information/about/help

Гражданнарга дистанцион мәгълүмат бирү һәм консультация бирү 8 800 250 90 33 яисә (884379) 2-24-28 телефоны буенча башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International