Әле күптән түгел генә алтын һәм башка кыйммәтле металлдан зәркән эшләнмәләрен азык-төлек булмаган товарлар исемлеге нигезендә кире кайтарырга яки алыштырырга ярамый иде. (1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары). Әлеге исемлекнең 9 п. нигезендә, кыйммәтле металлдан эшләнмәләрне һәм эшкәртелгән кыйммәтле ташларны аларның техник характеристикаларына кагылмаган сәбәпләр аркасында кире кайтарырга ярамый.
2019 елның 30 ноябрендә Россия Федерациясе Хөкүмәте карар чыгарды: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «товарларны дистанцион ысул белән сату кагыйдәләрен раслау турында» 2007 елның 27 сентябрендәге 612 номерлы карары белән расланган дистанцион ысул белән сату кагыйдәләренең 5 пунктын түбәндәге эчтәлекле абзац белән өстәргә:
Кулланучының товардан баш тарткан очракта, сатучы, кулланучы тарафыннан шартнамә буенча түләнгән акчаны, сатучының кире кайтарылган товарны кулланучыдан китерүгә чыгымнарыннан тыш, кулланучы тарафыннан тиешле таләп куелганнан соң ун көннән дә соңга калмыйча кире кайтарырга тиеш.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы