Короновирус белән килеп туган хәлгә бәйле рәвештә, Югары Ослан районының Туган тел укытучылары һәм балалар 2020 елның апрель ае башыннан бирле "Өйдә кал! республика акциясендщ катнашалар.
Карантиндагы акция барышында:
Балалар өйдә әти-әниләре белән аралашалар, бергәләп татар ашлары пешерергә өйрәнәләр, «Татмультфильм» каналын карыйлар, китаплар укыйлар, рәсем ясыйлар, бииләр, татар телендә шигырьләр өйрәнәләр, җырлар җырлыйлар.
Укытучылар өйдә түбәндәге татар телендә белем бирү порталларында катнашалар:
- ZOOM-видео-конференцияләр өчен платформа,
- WhatsApp - мессенджер укучылар һәм ата-аналар белән аралашу,
- edu.tatar.ru - электрон белем бирү платформасы,
- Якласс, Укытучылар.ру, РЭШ, ачык мәктәп.
Барлык фото һәм видеолар акциянең республика мәгълүмат үзәгенә җибәрелә һәм параллель рәвештә «Шаян ТВ» телеканалы сайтында урнаштырыла.
Дәүләтшина Г. и., МКУ «Мәгариф бүлеге» нең милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методисты