Төрле факторлар аркасында берничә ел дәвамында Югары Ослан авылында чаңгы базасы төзелеше күчерелде. Район җитәкчелеге тарафыннан кабул ителгән чаралар әлеге объектны агымдагы елда төзергә мөмкинлек бирде. 17 апрельдә подрядчы оешма тарафыннан свайный фундамент монтажланды. Шулай ук якын арада материаллар китерү һәм модульле бинаны монтажлау буенча эшләр башкару планлаштырыла.