Марат Җәббаров Татарстанда чәчү кампаниясенең барышы турында сөйләде

2020 елның 20 апреле, дүшәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республикада чәчү кампаниясенең барышы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

"Яңгырлар һәм минус температурасы агымдагы атнада басуларда югары җитештерүчәнлекле эш белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирмәде. Элек кыр эшләре башлануга карамастан, чәчүлекләрнең төп өлеше гадәти срокларда узачак", - диде Марат Җәббаров.

Бүгенге көндә көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру буенча планлаштырылган күләмнәр төгәлләнде.

"Республика аграрийларына 1,8 млн.га мәйданда сабан чәчүе башкарасы бар, аның 125 мең гектары – бөртеклеләр, 4 мең гектары – майлы һәм 17 мең гектары – азык", - дип билгеләп үтте министр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы югары җитештерүчәнлекле эш тәэмин итүче районнарга аерым игътибар бирде.

Алар арасында-Буа (15 мең га (планның 23% ы), Зәй (29%), Нурлат (23%), Азнакай (20%) һәм Чүпрәле (16%).

Аннары министр күпьеллык үләннәрнең продуктлылыгы турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International