Киров авыл китапханәсе мөдире Ирина Веселова тыл хезмәтчәннәре турында мәгълүмат җыюны дәвам итә.
Николаева Евдокия Николаевна 1921 елның 29 августында Чуваш АССРның Кызыл Армия районы Торхан авылында туа.
Аңа 16 яшь тулгач, 1937 елда, аларның гаиләсе Татарстан АССРның Югары Ослан районы Киров исемендәге бистәсенә күченә.
Евдокия Югары Ослан мәктәбенең 9 нчы сыйныфын тәмамлый, аннары Казан шәһәрендә трамвай депосына кондуктор булып эшкә урнаша. Тиздән аны трамвай йөртүче вазыйфасына алалар, чөнки эшче куллар җитми.
Сугыштан соң ул авылга кайта, кияүгә чыга, балалар таба. Колхозда, ат абзарында эшли. Бистәдә совхоз төзелгәч, сөт хисапчысы, хисапчы, бригадир булып эшли. Балалар бакчасы ачылды, аны ашханә мөдире итеп күчерәләр. Пенсиягә кадәр, пенсиягә чыккач та, күпмедер вакыт "Югары Ослан" совхозында хисапчы булып эшли.
2015 елның 28 ноябрендә вафат була.