ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында колл-үзәк эшли башлады

2020 елның 20 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 8-800-444-16-70 Бердәм кайнар линия телефоны эшли башлады.

Телефон Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының эш графигы нигезендә дүшәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә 8.00 дән 17.00 гә кадәр һәм җомга көнне 8.00 дән 15.45 кә кадәр эшли.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кайнар линиясе гражданнар өчен дә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен дә билгеләнгән. Күрсәтелгән телефон аша терлекчелек, үсемлекчелек, механикалаштыру, азык-төлек базары һ.б. мәсьәләләр буенча консультация бирергә, шулай ук үзләренең шикаятьләрен, тәкъдимнәрен калдырырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International