Игътибар!

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

Хөрмәтле Югары Ослан халкы!

Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең “Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү оешмалары эшчәнлеген туктатып тору турында» 2020 елның 27 мартындагы 86 номерлы һәм 2020 елның 3 апрелендәге 103 номерлы күрсәтмәләре нигезендә Югары Ослан муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре үз эшләрен 2020 елның 30 мартыннан балаларны карау һәм тәрбияләү буенча ата-аналар түләве алынмыйча гына, санитар-эпидемиологик хәлне яхшыртуга кадәр туктаттылар.

Хәзерге вакытта Югары Осланда мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә дежур төркем ачу мөмкин түгел. Моннан тыш, районның шәһәр яны урнашуы, Казан шәһәре белән зур элемтәләр булу район территориясендә йогышлы авырулар куркынычын арттыра.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International