Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Максим улы Пырихин

2020 елның 22 апреле, чәршәмбе

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы алдыннан ветераннар турында сөйләргә теләр идек.

Василий Максимович Пырихин зур гаиләдә 1925 елның 23 декабрендә Олы Мәми авылында туа, анда биш бала.
Ветеранның әти-әнисе колхозда эшләгән. Балачак авыр елларга туры килә. Олы Мәми урта мәктәбенең 4 нче сыйныфын тәмамлагач, әти-әниләренә хуҗалык буенча ярдәм итә башлый. Яз җитү белән колхозда мал-туар асрарга булыша.

1943 елның декабрендә ул Марий АССРның Сурки шәһәренә 1373 запастагы укчылар полкына автоматчы булып эләгә.

Ветеран:» Полк каядыр алып киттеләр, аннары безне самолеттан бомбага тота башладылар, кем кая качты, куркыныч иде, дип искә ала Василий Максимович, миңа ул вакытта нибары 18 яшь иде", 1944 елның декабренә кадәр автоматчы булдым. Аннары аны 307 запастагы укчы полкына укчы вазифасына күчерәләр. 1947 елның гыйнварыннан алып 1947 елның декабренә кадәр 227 аерым укчылар батальонында – атучы вазыйфасында хезмәт итә.

1947 елның декабреннән башлап 1950 елның февраленә кадәр хезмәт 547 аерым укчылар батальонында уза.

Ветеранның хезмәте озак 7 ел тәшкил итә.

Фронттан өйгә кайткач, ветеран тыныч тормышка керешә. Тәмте авылында эшли. Бервакыт дуслары аңа Карахуҗа авылында бик матур һәм бай Аверина Евдокия кызы бар, дип сөйләделәр. Тиздән ул өйләнә һәм үз хуҗалыгы белән шөгыльләнә башлый, иске йорт сатып ала, әмма гаилә арта башлагач, ветеранга йорт иркенләп төзергә туры килә.
 
Хатыны Евдокия белән биш ул тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге вакытта ветеран «Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм толларга торак шартларын яхшырту» программасы буенча төзелгән иркен йортта яши. Хәзерге вакытта ветеранны улы Василий карый, ул шулай ук Карахуҗа авылында яши.

Ветеранга нык сәламәтлек һәм озын гомер телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International