20дән артык югары Ослан егете хезмәт итү урынына 20 майдан да иртәрәк китмәячәк.
Район хәрби комиссариаты хезмәткәрләре гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруга бәйле чараларны үтәүгә кереште. ДОСААФта белгечләрне язгы чакырылышка әзерләү төгәлләнеп килә. Бу хакта безгә хәрби комиссар Рәшит Фәсхетдинов җиткерде.
»Коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен, билгеле бер карарлар кабул ителде, гражданнарны вакытлыча кабул итү чикләнде, чакырылыш комиссиясе һәм хәрби комиссариат эш тәртибе аныкланды", – дип хәбәр итте Фәсхетдинов һәм тормышка ашырылган чараларны санап үтте.
Хәрби хезмәттән азат ителгән гражданнарны хәрби исәпкә кую барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп билгеләнгән тәртиптә үткәрелә. Шул ук вакытта хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле һәм хәрби хезмәттән азат ителгән гражданнар төрле вакытта кабул ителә.
Хәрби хезмәткә чакыру вакыты чыккан хәрби хезмәткәрләр запаска чыгарылачак. Димәк, без 24 егетебезнең кайтуын көтәбез.