22 апрельдә бөтен дөньяда Халыкара Җир көне билгеләп үтелә. Ул планетада яшәүче кешеләрне әйләнә-тирә мохитне саклау эшендә берләштерергә тиеш.
Бу көнгә район үзәк китапханәсе сезнең игътибарга «Тормыш утравы - Җир исемендәге планета" исемле виртуаль күргәзмә – күрсәтү тәкъдим итә. Күргәзмәдә планетабызның барлыкка килү тарихы, планетабызның тынычлык, гармония һәм экосистемасы өчен барыбыз да җаваплы булуы турында сөйләүче китаплар тәкъдим ителә.