Урамда берничә көн яңгыр ява. Әмма республика программаларын тормышка ашыру дәвам итә, төзелеш эшләрен, шул исәптән әзерлек эшләрен башкарырга кирәк.
Уңайлы дүшәмбедән файдаланып, Ямбулат авылында спорт мәйданчыгы урнаштырылачак җир кишәрлеген тигезләү эшләре башкарылды. Узган атнада шундый ук эш Татар Борнашы авылында үткәрелде.
Әлеге объектлар төзү буенча чаралар гражданнарның спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп ителүен арттырырга тиеш.