Югары Ослан районы башлыгы авыл халкына соц туры эфирында мөрәҗәгать итте

2020 елның 24 апреле, җомга

Марат Зыятдинов популяр социаль челтәрләрнең берсендә турыдан-туры трансляция барышында яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле рәвештә райондагы хәлләр турында сөйләде.
Беренче чиратта Марат Галимҗан улы хастаханәнең, сырхауханәнең эше һәм медиклар күзәтүе астында калучы кешеләрнең саны турында сөйләде.
"Бүгенге көндә Югары Ослан районында яңа коронавирус инфекциясе белән йогышланган кешеләр табылмады. Югары Ослан үзәк район хастаханәсенең күзәтүе астында Россия төбәкләреннән кайткан 12 граждан, «Югары Ослан РҮХ» ның реанимация бүлегендә 2 ИВЛ аппараты бар. Якын арада ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы бүлеп бирү буенча ИВЛ аппаратларының өстәмә керүе булачак. Бу сан район халкына кирәкле медицина ярдәме күрсәтү өчен җитәрлек. Шулай ук өстәмә 64 койка кислород нокталары белән җиһазландырыла, ә РҮХ складында ике атналык медикаментлар запасы бар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International