«Хәтер бакчасы»

2020 елның 24 апреле, җомга

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү елында, Югары Ослан муниципаль районында коронавирус йогышы таралу үзенчәлекләрен, пандемия белән бәйле чикләүләрне катгый үтәүне исәпкә алып, Югары Ослан авыл җирлеге хезмәткәрләре Россия Федерациясе Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы тарафыннан игълан ителгән «Хәтер бакчасы» акциясенә кушылдылар.
Бөек Ватан сугышында һәлак булган 27 миллион кеше истәлегенә парк территориясендә, тыл хезмәтчәннәре скверында һәм Бөек Җиңүнең 60 еллыгы аллеясында җирлек хезмәткәрләре декоратив агачлар һәм куаклар үсентеләре утырттылар. Истәлекле урыннар территорияләрендә тәртип урнаштырылды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International