25 апрель көнне Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы алдыннан Макыл авыл җирлегендә «Җиңү бакчалары»дигән гражданлык-патриотик акция узды.
Макыл авыл җирлеге Советы хезмәткәрләре, Теләнче авыл клубы хезмәткәрләре һәм авыл халкы Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган һәйкәл янында агачлар утыртуда актив катнаштылар.
Тиздән безне матурлык белән сөендерәчәк зәңгәр чыршы үсентеләрен шәхси питомниктан Макаров Артем тәкъдим итте.
Еллар узар, ә» Җиңү бакчалары " совет солдатының батырлыгын хәтерләтеп торыр. Яшь үсентеләр үсеп китәр, ныгыр, үсәр һәм сугыш дәһшәтләрен белмәгән буыннарны сөендерер дип ышанабыз.