Үз-үзеңне изоляцияләү чорында барлык иҗади конкурслар да читтән торып катнашуга күчте.
«Жемчужина» балалар сәнгать мәктәбенең хореография коллективы көчәя бара һәм зәвыкка керде инде. Менә инде өченче бәйге бу чорда. Бу юлы Казан шәһәрендә узган «Яңа вакыт» төбәкара фестиваль - конкурсы.
Безнең «Жемчужина» коллективы 9-13 яшьлек 24 катнашучы составында Эстрада биюе номинациясендә 1 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
Ә укытучы П.ә. Кәримовага балалар иҗатын үстерүгә керткән өлеше өчен Рәхмәт хаты тапшырылды.