«Сугышның хатын- кыз йөзе түгел» акция секысаларында Югары Ослан районының ГБУ “Өмет утравы” комплекслы халыкка социальхезмәт күрсәтү үзәгенең” хезмәткәрләре тыл хезмәтчәннәре турында мәгълүмат җыюны дәвам итәләр.Үзизоляция көннәрендә ярдәмгә заманча югары технологияләр килә.
Бу көннәрдә генә тыл хезмәтчәне Анастасия Николаевна Федина белән “видеозвонок” буенча беренче эфир булды. Бу яңалык башта ничектер оппонентны уңайсыз хәлдә калдырды, ләкин кызыксыну өстенлек алды. 10 минуттан соң Анастасия Николаевна горурлык белән үзенең сугыш вакытында төшкән фотосурәтләрен күрсәтте.
Югары Ослан районының ГБУ “Өмет утравы” комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең” хезмәткәрләре мондый аралашуны алдагы көннәрдә дә дәвам итәчәк.