Тукай-яшен, гасырлар буена безнең татарларның гомерен яктырткан әдип.
Габдулла Тукай тулы булмаган 27 ел яшәсә дә (1886 елның 26 апреле – 1913 елның 14 апреле), илебез халыкларының әдәбият хәзинәсенә мәңгегә кереп калган бай иҗади мирас калдырган. Тукайның татар халкының рухи тормышына йогынтысы шулкадәр тирән һәм төрле яклы, шуңа күрә еллар узу белән шагыйрьнең иҗатына һәм шәхесенә карата кызыксыну арта гына бара.
Югары Ослан муниципаль районында апрель ае буенча бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне һәм ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан "Тукай безнең күңелләрдә” дип исемләнгән акция түбәндәге 3 номинациядә узды:
1-4 кл – Г. Тукай әкиятләрен сәхнәләштерү;
5-8 кл - "Тукай шигырьләрен иң яхшы укучы";
9-11 кл – “Фәнни эшләрне яклау";
Барлык укучылар өчен - "Тукай шигърияте - рәсемнәрдә".
Район конкурсыннан соң укучылар һәм туган (татар) теле укытучылары Тукай туган көненә һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган "Апрельае-Тукайае" республика акциясендә актив катнаштылар.
Коронавирус белән килеп туган хәлгә бәйле рәвештә үз-үзеңне изоляцияләү режимы вакытында балалар шагыйрьнең шигырьләрен яттан өйрәнделәр, әкиятләрен сәхнәләштерделәр. 30дан артык иҗади материал акциянең виртуаль сайтына һәм ШАЯН ТВ телеканалына җибәрелде. Алар арасында Куралово урта мәктәбе (укытучысы Нуруллина С.И.), Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе (укытучысы Зарипова Ф. Р.), Матюшино урта мәктәбе (укытучысы Закирова Р. Ш.), Макыл урта мәктәбе (укытучылары Маннапова З. И., Гордеева М. М.), "Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе" (укытучысы Лещева Г. А.) үзләренең видеоязмалары белән аеруча башкалардан аерылып тордылар.
Дәүлэтшина Г.И., район мәгариф бүлегенең милли эшлэр һәм төбәкара бәйләнешләр буенча методисты