Бүген Югары Ослан муниципаль район Советының утырышлар залында өченче чакырылыш район Советының чираттагы илле җиденче утырышы узды. Утырыш Совет рәисе, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә узды.
Совет утырышының көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелгән иде::
1. Югары Ослан муниципаль районының 2019 елда бюджет үтәлеше турында;
2. Югары Ослан муниципаль районының 2020 елның 1 кварталында бюджет үтәлеше турында;
3. Югары Ослан муниципаль районы Советы Регламентына үзгәрешләр кертү турында;
4. Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Советының «Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында " карары проекты хакында»;
5. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы муниципаль милкендәге кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары арендага ала торган күчемсез милекне читләштерү турындагы нигезләмәне раслау хакында" 2006 ел, 7 нче июнь, 275 нче номерлы карары һ.б.;