Бүген, көннең икенче яртысында, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, эшче төркем белән берлектә Буа һәм Апас районындагы авыл хуҗалыгы оешмаларында эш алып бара. Хуҗалыкларны йөреп чыгу "Макыл"терлекчелек комплексында булудан башланды.
"Красный Восток Агро" җитәкчесе Владимир Панков белән фикер алышкан төп мәсьәләләр: көтүләрне яңарту һәм эре мөгезле терлекләрнең баш санын савыктыру. Предприятиедә ветеринария белгечләре тарафыннан сыерларның лейкозлы баш санын бүлү эше башкарылды, бу лейкозлы сыерларны аерым савуны оештырырга мөмкинлек бирәчәк.
Чарада авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Гобәйдуллин һәм район ветеринария берләшмәсе башлыгы Марат Зыятдинов катнашты.