Хөрмәтле Югары Ослан муниципаль районы халкы!
Югары Ослан үзәк район хастаханәсе май бәйрәмнәре чорында ведомство карамагындагы учреждениеләрнең эше турында хәбәр итә.
2020 елның 4 маенда 8.00 дән 12.00 гә кадәр РҮХ сырхауханәсендә дежур табиблар: терапевт, педиатр һәм стоматолог эше оештырылачак.
Макыл һәм Шеланга авылларында табиб амбулаторияләре 8.00 дән 13.00 гә кадәр эшләячәк;
6 майдан 8 майга кадәр поликлиника гадәти режимда эшли.
Пациентларга сырхауханә бинасына оештырылган "фильтр" аша гына керергә мөмкин.
Калган көннәрдә сез хастаханәнең кабул итү бүлмәсенә яки ашыгыч медицина ярдәме бүлегенә мөрәҗәгать итә аласыз (тел.: 2-11-21)