Хөрмәтле Югары Осланлылар!
Сезне чын күңелдән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!
1 Май-чын-чынлап яз бәйрәме, ул безне якты кояш, җылылык, табигатьнең уянуы белән сөендерә һәм яхшы кәеф бүләк итә.
Яңа вакыт беренче майны яңа мәгънә белән тулыландырды, әмма ул, барыннан да элек, үз гаиләсе һәм районыбыз хакына эшләүче хезмәт, хөрмәт бәйрәме булып кала.
Яз һәм хезмәт көнендә без төрле һөнәр ияләре һәм яшьтәге кешеләргә хөрмәтебезне белдерәбез. Без намуслы хезмәтләре белән районыбыз үсешенә зур өлеш керткән ветераннарга рәхмәтебезне белдерәбез. Безгә әле күп эш башкарасы бар, әмма мин ышанам ки, югары осланлыларның хезмәт сөючәнлеге, иҗади рухы һәм традицияләргә тугрылык билгеләнгән максатларга ирешергә мөмкинлек бирәчәк.
Бу язгы көннәрдә барыгызга да чын күңелдән хезмәт уңышлары, нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим!
Хөрмәт белән, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М. Г. Зиатдинов