Консультация-кисәтү

2020 елның 2 мае, шимбә

Хөрмәтле гражданнар!  Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе ФДБУ мәгълүматлары буенча, 2020 елның 3 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә аерым районнарда һәм Казанда томан көтелә.

3 майга һава торышы:
Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Җил төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнчыгышка таба 4-9 м / с тизлектә, төнлә һаваның минималь температурасы -1..+2˚. Көндез максималь һава температурасы +14..+17˚.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International