Бүген Югары Осланның Геройлар паркында чәчәкләр салу тантанасы булды.
Парк 5 ел элек, 2015 елның 2 маенда тантаналы рәвештә ачылды, һәм ел саен бу көнне биредә чаралар үткәрү традициягә әйләнде, быел бу традицияне санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бозмаска булдык.
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы белән килүчеләрне район башлыгы Марат Зиатдинов, ветераннар советы рәисе Римма Троицкая, районның хәрби комиссары Рәшит Фәсхетдинов котладылар.