Марат Зиатдинов-Югары Ослан муниципаль районы башлыгы, Башкарма комитет җитәкчесе Виктор Тимиряев, Башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, элемтә һәм энергетика буенча беренче урынбасары Рәшит Монасыйпов, 1 май көнне Төзелеш һәм капиталь ремонт объектларында булдылар. Чара кабул ителгән санитар-гигиена нормалары нигезендә үткәрелде.
Район башлыгы тарафыннан графикны үтәү һәм башкарыла торган эшләрнең сыйфаты мәсьәләләре каралды.
Печище клубы бинасында диварларны җылыту, асылмалы түшәмнәрне монтажлау эшләре бара, җылыту системасын алыштыру буенча эшләр башкарылган.
Каштановая урамындагы күп фатирлы йорт төзелеше дәвам итә. Икенче катны төзү яхшы темплар белән башкарылган. Подрядчы оешма тарафыннан плитәләрне монтажлау тәмамланып килә, өченче катны төзү эшләре башланган.
Югары Ослан авылында чаңгы базасының модульле бинасын монтажлау бара.
Шулай ук район үзәгендә «Сетевая компания» ААҖ офис бинасын һәм электр подстанцияләрен төзү дәвам итә. Ике объект та киләчәктә объектларны электр белән тәэмин итү, электр челтәрләренә хезмәт күрсәтү буенча хезмәтләрне сыйфатлы итеп күрсәтергә, шулай ук электр челтәрләренә тоташтыру мәсьәләләрен оператив хәл итәргә ярдәм итәчәк.