Районда "Ярдәм янәшә"республика хәйрия акциясен тормышка ашыру дәвам итә. Бүген 5 авыл җирлеге алга таба авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга тапшыру өчен азык-төлек җыелмалары алдылар. Әлеге гаилә җыелмаларын ике ай дәвамында дүрт тапкыр алачаклар.
Шулай ук бүген «Магнит» кибетләре челтәреннән 4 балигъ булмаган балалы күп балалы гаиләләр өчен 56 данә азык-төлек җыелмасы биреләчәк.