Коронавируслар китереп чыгарган инфекцияләр таралуны, профилактика һәм алар белән көрәшүне булдырмау максатыннан, «Управдом» идарәче компаниясе көче белән күпфатирлы торак йортларда гомуми файдалану урыннарын эшкәртү дәвам итә. Югары Осланда «Управдом» идарәче оешмасы көче белән эшләр 22 апрельдән башланган. Район үзәгендә һәм авылларда барлыгы 52 йорт эшкәртелгән.
Агымдагы атнада Печище авылындагы күп фатирлы йортларда, Югары Ослан авылында автоюл урамындагы йортларда, Киров исемендәге йортта эшләр башкарылды.