Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында федераль бюджеттан финанслана торган крестьян хуҗалыкларын булдыру һәм үстерү проектларын гамәлгә ашыру өчен «Агростартап-2020» гранты буенча конкурс сайлап алуы узды.
Конкурс нәтиҗәләре буенча районыбызның өч агропромышленность проекты җиңүче дип табылды.
Өч проект түбәндәге юнәлешләр буенча гамәлгә ашырылачак:
- Макыл авыл җирлеге территориясендә 80 баш мөгезле эре терлек симертү,
- 2068 кв. м мәйданда ябык грунтта яшелчә үстерү . ,
- ит юнәлеше буенча кошлар үстерү, елына 90 000 башка кадәр. Ике проект та Югары Ослан авыл җирлеге территориясендә тормышка ашырыла.
Откан грантларның гомуми суммасы 12 999 680 сум тәшкил итә.