2019 елның 24 февраленнән 2020 елның 15 апреленә кадәр Югары Ослан муниципаль районында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Сугыш мизгелләре Китап хәтерендә» дип исемләнгән буктрейлерлар конкурсы узды.
Конкурс комиссиясенә 7 эш тәкъдим ителде. Аеруча Р.С. Троицкаяның «Җиңүне барысы да каплады» китабы буенча букрейлер Гүзәл Азизованы билгеләп үтәсе килә. Бу эштә безнең район халкының бик күп фотосурәтләре тәкъдим ителде, бу, һичшиксез, югары осланлыларның Җиңүгә керткән өлеше өчен горурлык хисе тудыра. Жюри әгъзалары нәтиҗәләр ясадылар, алар пандемия тәмамланганнан соң игълан ителәчәк. Конкурсантларның эшләрен район халкы район сайтында карый ала.