24 нче апреленнән 2020 нче елның ГБУ Комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Өмет утравы”тарафыннан Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 еллыкны бәйрәм итүгә багышланган “Георгий тасмасы” акциясе старт алды. «Георгий тасмасы» Бөек җиңүнең символы булып тора, ул ветераннарга дан җырлау, фронтта үлеп калганнарга рәхмәт әйтүне аңлата.Акциянең төп максаты: яңа буынга ничек тә булса сугыш михнәтләренең ачысын оныттырмаска,һәрвакытта исләрендә тотуларын, онытмауларына ирешү иде.
“Георгий тасмасы”акциясе кысаларында социаль хезмәткәрләр узләре карамагында булган өлкәннәрне Бөек Ватан сугышы тәмамлану бәйрәме белән котладылар, тасмалар тактылар. Күкрәкләренз тагылган “Георгий тасмалары” Җиңүнең символы , Бөек Ватан сугышында катнашучыларның батырлыгын искә төшереп тора.
Акциядә 19 социаль хезмәткәр һәм 108 социаль хезмәткәрләр карамагында булган кешеләр катнашты.