№24с/х формасы статистик хисапларына караганда, 2020 елның 1 маена барлык милек рәвешендәге авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә мөгезле эре терлекләрнең гомуми саны 9330 баш тәшкил итә, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 595 башка кимрәк. «Красный Восток Агро» АҖнең авыл хуҗалыгы предприятиеләре 992 башка һәм «Заря» АФ ҖЧҖенең 11 башка кимегән. Савым сыерлары саны узган елгыдан 91 башка кимрәк.
«Пашков С.И.» крестьян – фермер хуҗалыгының терлекчелек комплексында дуңгызлар саны үзгәрешсез кала-4999 баш.