Югары Ослан муниципаль районында вакантлы идарәче вазыйфаларны һәм муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләү өчен кадрлар резервын формалаштыру комиссиясе конкурс игълан ителүе хакында хәбәр итә.
Конкурс түбәндәге квалификация таләпләренә туры килү-килмәүне бәяләүдән гыйбарәт:
1. Муниципаль унитар предприятиеләрдә һәм муниципаль учреждениеләрдә идарә итү вазыйфалары өчен:
- югары һөнәри белем булу;
- белгечлеге буенча кимендә биш ел эш стажы булу.
2. Муниципаль хезмәт вазыйфаларының югары төркеменә керүче вазыйфалар өчен:
- югары һөнәри белем булу;
- муниципаль хезмәтнең төп яки әйдәп баручы вазыйфаларында ике елдан да ким булмаган муниципаль хезмәт стажы
3. Муниципаль хезмәт вазыйфаларының төп төркеменә караган вазыйфалар өчен:
- югары һөнәри белем булу;
- муниципаль хезмәтнең әйдәп баручы яки өлкән вазыйфаларында бер елдан да ким булмаган муниципаль хезмәт стажы Конкурста 18 яшькә җиткән гражданнар катнаша ала.
Югары Ослан авылы, Чехов ур., 18, Югары Ослан муниципаль районы Советының оештыру бүлеге башлыгы кабинеты, белешмәләр өчен телефон: 884379 2-22-25, 21668, факс 8843792-18-39, эл.адрес Sovet.Uslon@tatar.ru