Татарстан Росреестры тарафыннан үз-үзеңне изоляцияләү чорында гариза бирүчеләргә уңайлы булсын өчен өстәмә чаралар күрелде

2020 елның 8 мае, җомга

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе хәбәр итә, дәүләт регистраторы тарафыннан кадастр исәбен яки теркәлүне туктату турында Карар кабул ителгән очракта, санитар-эпидемиологик режим чорында гамәлдә булу вакыты автоматик рәвештә озайтыла. Әлеге чара чикләү чараларын гамәлдән чыгаруга кадәр гамәлдә булачак.
Әйтик, әгәр туктатылу вакыты 11.05.2020 гә туры килә икән, Россия Президенты игълан иткән эшләми торган көннәрне исәпкә алып, күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алуны туктату вакыты 18.06.2020 гә билгеләнә. Димәк, бу очракта озайтылган эш көннәре, туктатып тору вакыты, шулай ук озайтылачак.

Игътибарга:
- «Яңа коронавирус инфекциясе (COVID -19) таралуга бәйле рәвештә Россия Федерациясе территориясендә халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү буенча чаралар гамәлен озынайту турында «РФ Президентының 28.04.2020 ел, №294 Указы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International