Бүген, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, Килди авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янында чәчәкләр һәм веноклар салу тантанасы булды. Быел чара санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәү белән узды.
Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-икътисади үсеш буенча урынбасары Манапова Наталия һәм Килди авыл җирлеге башлыгы Бурдин Виктор Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы белән котладылар, Килди авыл җирлегенең фашизмга каршы көрәштә һәлак булган барлык кешеләрен бер минут тынлык белән искә алдылар.