2020 нче елның 9 нчы маенда ТР Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин, Октябрь авыл җирлеге башлыгы Шамил Азизов, ветераннар оешмасы рәисе Клара Ибраһимова, мәдәният хезмәткәрләре Бөек җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан геройларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм 1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган һәйкәл янында чәчәкләр куйдылар.
Бистәдә яшәүчеләр "Үлемсез полк – онлайн«, »Георгий тасмасы«, »Җиңү тәрәзәләр« һ.б. акцияләрдә актив катнашалар.
Кадерле ветераннарыбыз, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары! Сезне Бөек Җиңү көне белән котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек, якыннарыгызның игътибары һәм кайгыртучанлыгы, аяз күк йөзе телибез. Без һәрвакыт бу җиңүнең нинди кыйммәтләр белән ирешүен истә тотачакбыз, баш иябез!