"Вконтакте" да паром кичүе төркемендә хәбәр ителгәнчә, 12.05.2020 елда 6:00 сәгатьтә Казан - Югары Ослан паром кичүе эше яңадан башлана. Эш режимы 6: 00 дән 21:00 гә кадәр. Хәрәкәт интервалы 5-7 минут.
Үз-үзеңне изоляцияләү режимы шартларында санитар-эпидемиологик нормаларның ничек үтәләчәге турында хәбәр ителми. Әмма билгеле бер максатлар буенча өйдән чыгу цифрлы пропусклар буенча гына мөмкин, ә җәмәгать урыннарында бары шәхси саклану чаралары - битлек һәм перчаткалар белән генә булырга мөмкин.
Үзегезне һәм сәламәтлегегезне саклагыз! Өйдә калыгыз!