Югары Ослан муниципаль районы Советының гомуми бүлеге тарафыннан атна саен ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты, министрлыклар, ведомстволардан кергән контроль хатларның үтәлеше буенча анализ үткәрелә. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре аерым контрольдә.
2020 елның 12 маена район Советына һәм Башкарма комитетына башкару өчен тапшырылган контроль документлар исемлегенә 94 хат, шул исәптән 3 мөрәҗәгать, алар башкаручыларга эшләү өчен җибәрелгән.