Талантлар Планетасы

2020 елның 12 мае, сишәмбе

«Талантлар планетасы» халыкара фонды күп еллар дәвамында бик күп конкурслар үткәрә. Самоизоляция чорында да ул илнең төрле почмакларыннан һәм якын чит илләрдән күп санлы дуслар җыйды.

Конкурслар дистанцион рәвештә уза, бу, һичшиксез, аларда катнашуны җиңеләйтә. «Жемчужина» балалар сәнгать мәктәбе коллективы «Озорная весна» конкурсында катнашып, I дәрәҗә лауреат исемен яулап, 2019-2020 еллар сезоны финалында катнашты. Ә укытучы П.Ә. Кәримовага нәтиҗәле хезмәте һәм үсеп килүче буынның музыкаль – эстетик үсешенә керткән шәхси өлеше өчен рәхмәт хатлары тапшырылды.

Коллективка уңышлар, уңышлар һәм иминлек телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International