Балалы гаиләләргә түләүләр

2020 елның 13 мае, чәршәмбе

ТР буенча Россия Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, Президент Указы нигезендә, гаиләләрнең ай саен 5 мең сум акча түләү хокукы киңәйтелде, ул апрель-июнь айларында өч яшькә кадәрге балаларга бирелә. Хәзер бу акчаларны ана капиталы хокукына ия гаиләләр генә түгел, ә 2017 елның 1 апреленнән 2020 елның 1 гыйнварына кадәр беренче баласын тапкан яки уллыкка алган барлык гаиләләр дә алырга мөмкин.
Моннан тыш, 3тән 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр 1 июньнән башлап 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алу хокукына ия булдылар. Акчалар, ана капиталына хокук булуга карамастан, агымдагы елның 11 маеннан 30 июненә кадәр, күрсәтелгән яшькә җиткән һәр балага биреләчәк. Түләү өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша гына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге (843) 279-27-27
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru кат sprrt.ru
www.vk.com/pfr_rt,
www.facebook.com/pfrrt,
www.twitter.com/PFR_TATARSTAN
www.ok.ru/group/58408636907571
ТР буенча РПФ матбугат хезмәте (843)279-25-13, pressa.pfr@gmail.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International