Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән агымдагы мәсьәләләр буенча киңәшмә

2020 елның 13 мае, чәршәмбе

Бүген муниципаль район башлыгы Марат Зиатдинов авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән агымдагы мәсьәләләр буенча киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә башында авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рәшит Гобәйдуллин терлекчелектә агымдагы елның 4 ае эшенә йомгак ясады. Дүрт айда сөт җитештерү 53758 центнер тәшкил итте, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 838 центнерга күбрәк. Барлык предприятиеләр һәм фермер хуҗалыклары җитештерүнең бераз үсүен тәэмин иттеләр. Бердәнбер предприятие - "Заря" агрофирмасы, җитештерү күләмен 1061 центнерга киметкән. Бу чорда 1457 баш бозау алынган, бу узган елга карата 106% тәшкил итә.
Киңәшмәдә төп мәсьәлә-бөртекле һәм кузаклы культураларны чәчүне тәмамлау, техник культураларны чәчү темпларын арттыру.
Бүгенге көндә 9642 гектар гына чәчелгән, бу чәчү планының 50% ын тәшкил итә. Шул исәптән сабан культураларын чәчү 80% ка үтәлгән. Район башлыгы 2 көн эчендә сабан культураларын чәчүне төгәлләү, бер үк вакытта көнбагыш, рапс һәм кукуруз чәчү темпларын арттыру бурычын куйды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International