2020 елның 28 маенда ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү һәм гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү максатыннан республика гражданнарының хезмәт хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә.
ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, ТР Прокуратурасы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм ТР буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе вәкилләре гражданнарга тулы мәгълүмат алырга, бәхәсле хәлләрне аңлатырга ярдәм итәчәкләр.
"Кайнар линия" телефоны: (843) 236-00-71.