Хөрмәтле Югары Ослан халкы!
Сезне чын күңелдән Халыкара гаилә көне белән котлыйм!
»Гаилә” дигән кыска сүз - кеше мөнәсәбәтләренең ныклыгы, кыйммәтләр һәм гореф-гадәтләр, кайгыртучанлык һәм рухи җылылык хисе, бетмәс-төкәнмәс мәхәббәт һәм тугрылык чыганагы, киләчәккә ышаныч, кешенең дөньяга карашын формалаштыру.
Нәкъ менә гаиләдә кыйммәтле рухи-әхлакый һәм мәдәни мирас саклана һәм арта бара, иң яхшы традицияләр формалаша. Гаиләдә кеше яхшылык эшләргә өйрәнергә тиеш.
Бу көнне без ике, өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә дә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Яшь гаиләләргә чын күңелдән бәхет телим! Үз балалары үстергән әби-бабайларга, ә хәзер онык-оныкчыкларын тәрбияләргә булышучыларга баш иябез. Безнең районда тату гаиләләр күбрәк булган саен, Югары Ослан районы ныгая, Бөек Ватаныбыз шуның кадәр куәтлерәк булачак.
Сезгә сәламәтлек, гаилә бәхете, һәр гаиләдә мәхәббәт һәм хөрмәт, үзара аңлашу, иминлек, тынычлык һәм тәртип хөкем сөрсен! Яңгыравыклы балалар тавышлары шатлык алып килсен, ә өлкән буынның акыллы киңәшләре гаилә бәхетен саклап калырга ярдәм итсен!
Хөрмәт белән, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М. Г. Зиатдинов