Бүген Башкарма комитет һәм республика ведомстволарының структур бүлекчәләре хезмәткәрләреннән торган мобиль төркем Печище авылының сәүдә объектлары буйлап рейд үткәрде.
Әлеге төркем административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.61 статьясында гражданнарның сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе объектларында шәхси саклану чараларын (битлек, перчаткалар) куллану өлешендә беркетелгән хокук бозуларны ачыклау өчен төзелде. Бүген рейд кысаларында мобиль төркем әгъзалары хокук бозу очраклары ачыкланмады.
Без барыбызны да сәүдә объектларында, хезмәт күрсәтүләрдә һәм җәмәгать урыннарында шәхси саклану чараларын кулланырга чакырабыз.