Югары Ослан муниципаль районы хуҗалыкларында сабан культураларын чәчү дәвам итә.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгының Югары Ослан муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, 2020 елның 15 маена язгы чәчү 13046 гектар мәйданда башкарылган, ягъни барлык мәйданның 67% ында: сабан бөртекле һәм кузаклы культуралар 10026 га мәйданда - 91% мәйданда чәчелгән. Орлыкка кукуруз - 846 га мәйданда 100 % мәйданда чәчелгән, силос өчен кукуруз-620 га мәйданда – 33%, көнбагыш - 550 га мәйданда чәчелгән, рапс 350 га чәчелгән, берьеллык үләннәр һәм катнаш азык 1500 га мәйданда чәчелгән.